2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан сакланмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛ өчен гражданнар тарафыннан билгеләнгән срок тәмамланды.
Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында салым түләү бурычын билгеләнгән срок чыкканчы үти алмасалар, салым инспекциясе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.
Салым бурычыгызны киләсе юллар белән белә аласыз:
- онлайн, Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинеты аша; дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында www.gosuslugi.ru;
- шәхсән, салым инспекциясенә барып;
- КФҮнең (МФЦ) теләсә кайсы бүлеге аша.
Салым бурычыгыз булса, киләсе юллар белән түләргә мөмкин:
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинетында яки "физик затларның салымнарын һәм пошлиналарын түләү" сервисы ярдәмендә;
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша www.gosuslugi.ru;
- шәхсән, банк яки почта бүлеге аша.