Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе чаралары планы нигезендә һәм гомуми белем бирү оешмалары педагогларының экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеге тәҗрибәсен ачыклау, тарату һәм гомумиләштерү максатыннан, 2019 елның 13 декабрендә Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназиясендә «Мәктәптә һәм вузда экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру» темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция эшендә Казан федераль университетының Икътисад һәм финанслар идарәсе институтының география һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире - Илгизәр Гайсин, «Методист» нәшрият йортының «Мастер-класс» кушымтасының баш мөхәррире ( Мәскәү шәһәре), география буенча дәреслекләр һәм укыту-методик материаллар авторы - Ольга Крылова, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы- Илгиз Ханбиков, «Рус география җәмгыятенең» Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсенең яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Конференциядә гомуми белем бирү оешмаларының 117 педагогик хезмәткәре, югары уку йортлары укытучылары, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан студентлар һәм аспирантлар бар иде.
Пленар утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында экологик-географик белем бирүне үстерү», «Проект мәсьәләләрен чишү аша укучыларның туган якны өйрәнү һәм проект эшчәнлеген оештыру», «Экологик-географик белем бирүдә фенологик күзәтүләр челтәренең әһәмияте» кебек актуаль мәсьәләләр каралды. Секция утырышлары алты юнәлеш буенча узды: мәктәптә һәм вузда табигый - фәнни дисциплиналарны өйрәнгәндә экологик-географик белем бирүнең дәвамчанлыгы мәсьәләләре; экологик - географик белем бирүдә инновацион белем бирү технологияләрен куллану; укучы яшьләрдә экологик культура формалаштыру; мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик-әхлакый тәрбия бирү; кече яшьтәге балаларга экологик-әхлакый тәрбия бирү; укучыларның туган якны өйрәнү буенча тикшеренү эшчәнлеген оештыру.
Секцияләрдә катнашучылар мәгариф системасының төрле баскычларын (мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп администрациясе вәкилләре, югары мәктәп укытучылары, шулай ук студентлар һәм аспирантлар) тәкъдим иттеләр, бу фикер алышуларга фәнни һәм конструктив төсмер бирергә мөмкинлек бирде. Алда аталган утырышларда чыгыш ясаучылар үзләренең педагогик табылдыкларын, мәктәп, балалар бакчалары һәм югары уку йортларында экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру буенча үзенчәлекләрен һәм эш тәҗрибәсен ачтылар . Конференция утырышларында катнашучылар Россия дәрәҗәсендәге методистлар белән җанлы аралашу мөмкинлегенә ия булдылар. Барлык катнашучылар да галимнәр һәм практиклар арасында диалог урнаштыруга, экологик - географик белем бирүнең актуаль проблемаларын хәл итү өчен фәнни потенциалны берләштерүгә ярдәм итә торган конференциянең әһәмиятлелеген билгеләп үттеләр, конференцияне оештыру комитетына рәхмәт белдерделәр.
Чара ахырында барысына да конференциядә катнашучы сертификатлары һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм «Рус география җәмгыяте» төбәк бүлегенең финанс ярдәме белән бастырылган материаллар җыентыгы тапшырылды.