Байбаклар яклау астында
Туган якны өйрәнү музее коллективының “Зоология истәлеге буларак Буа районында байбаклар колониясе” исемле проекты “Ритэк” компаниясе һәм “Лукойл” хәйрия фонды оештырган III социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңеп, лауреат Дипломы белән бүләкләнде. Оешма берничә елдан бирле Яңа Тинчәле һәм Утинка авыллары янындагы байбаклар колонияләрен саклау буенча нәтиҗәле эш алып бара. “Кызганычка каршы, бары тик үләннәр белән генә тукланучы, халык хуҗалыгына һичнинди зыян салмаучы җәнлекләргә аеруча кыйммәт саналган майлары өчен ау бара. Аларның саны кими. Проектыбызда байбакларны саклап калу буенча тәкъдимнәр бар. Бәйгене оештыручылардан матди ярдәм дә алынганнан соң бу юнәлештә эшләү мөмкинлеге туар дип ышанам”, - ди музей җитәкчесе Люция Әхмәтҗанова.