Шимбә, 14 декабрь көнне, Яңа Чәчкап авылында «Урыйк әле авыл урамын» («Уйнагыз гармуннар») дип исемләнгән гармунчылар бәйрәме үткәрелде. Чарага район һәм Буа шәһәреннән 35 гармунчы җыелды, шулай ук башка районнардан да кунаклар килгән иде. Алар арасында гармунчы профессионаллар да, һәвәскәрләр дә бар. Иң кече катнашучыга-7, өлкәненә – 70 яшь иде.
Бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Гармунчылар белән беррәттән Буа муниципаль районының җыр һәм үзешчән сәнгать осталары да катнашты. Бәйрәмне район мәдәният йортының «Ләйсән» халык җыр һәм бию ансамбле ачып җибәрде.
Мондый чараны үткәрү-дуслар, туганнар белән очрашырга сәбәп кенә түгел, ә үзенең кече Ватаны белән элемтәне, авыл бәйрәмнәренең гореф-гадәтләрен саклап калу ысулы да. 3 сәгатьтән артык дәвам иткән Фестиваль һәркем күңеленә хуш килде. Тамашачылар гармунчылар белән бергә җырлады. Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды.