Терроризмга каршы комиссия утырышы узды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

16 декабрьдә ТР  Буа муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды, аның барышында комиссиянең агымдагы елдагы эшенә башлангыч йомгак ясалды һәм 2020 елга планнар билгеләнде.

Утырышта  җаваплы затлар арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Ренат Хәсәнов чыгыш ясады. Ул транспорт хәрәкәтен чикләү һәм Яңа ел чараларын үткәргәндә куркынычсызлык чараларының югары дәрәҗәдә үтәлергә тиешлегенә  игътибар итте. Район җитәкчесе Ранис Камартдинов  массакүләм чаралар уздыру чорында халыкның иминлеген тәэмин итү өчен оештыру һәм практик чаралар комплексын үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм җаваплы затларга тиешле чаралар күрергә кушты.

Комиссия секретаре Айгөл Усманова ТР КоАП 2.15 статьясы нигезендә ТР Буа муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең карарын үтәмәгән өчен - терроризмны профилактикалау, минимальләштерү һәм (яки) аның күренешләре нәтиҗәләрен бетерү буенча коллегиаль орган карарын үтәмәгән яки бозган өчен административ җаваплылыкка тарту практикасын кертү турында  хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International