Бүген, 17 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Буа муниципаль районында булды.
Эшлекле сәфәр кысаларында ул район гражданнарын кабул итте, аннан соң район җитәкчесе Рәнис Камартдинов озатуында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Биредә Эльмира Зарипова социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, аларның яшәү шартларын карады, яшәүчеләрнең кәефе белән кызыксынды, аларга нык сәламәтлек теләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Яшәүчеләр, үз чиратларында, җылы сүзләре һәм кайгыртуы өчен аңа рәхмәт белдерделәр.