Җиңү поезды Буага да килә

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Киләсе елда  Җиңү поезды маршруты Буа аша да узачак. Ул  безгә Канаш шәһәреннән киләчәк, бер сәгатьлек тукталыштан соң Казанга китәчәк.

Чын катюшалар, пушкалар төягән, орден-медальле ветераннар утырткан состав бишьеллыктан – бишьеллыкка – Бөек Җиңүнең юбилейлы даталарында гына Россия буйлап юлга чыга. Беренче тапкыр Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан старт алган “марафон” киләсе елда тагын дәвам итәчәк. Моңа кадәр ул Россия тимер юлларының Казан бүлекчәсе составындагы Канаш, Казан, Шәмәрдән, Вятские Поляны станцияләрендә генә туктый иде. Быел бу маршрутка яңа “нокта” – Буа да кертелде. Ул бу дәрәҗәле исемлеккә Бөек Ватан сугышы елларында хәлиткеч Сталинград тимер юлының Свияжск-Ульяновск участогын салуга зур өлеш керткән һәм әлеге магистральне төзүдә катнашкан тере ветераннар яшәүче район буларак өстәлде.

Буа тимер юллар дистанциясе ветераннар Советы җитәкчесе Илгиз Нигъмәтуллин әйтүенчә, муниципаль район Советы Җиңү поездын лаеклы кабул итү йөзеннән вокзал янындагы буш мәйдан-да Геройлар аллеясе булдыру турында карар чыгарды.  Андагы һәр агач тимер юлны төзүдә өлеш кертүче, Бөек Ватан сугышы ветераны исеме белән аталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International