Яңа ел фейерверкларын, салютларын махсус җиһазландырылган урыннарда гына кабызырга рөхсәт ителә

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Яңа ел фейерверкларын, салютларын махсус җиһазландырылган урыннарда гына кабызырга рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдәне бозучылар штраф түләячәк. Бу – 20 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр районда  аерым янгынга каршы режим кертелү белән бәйле.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин белдерүенчә, аерым режим вакытында пиротехника товарларын сату ка-гыйдәләре дә бозылмаска тиеш. Бу уңайдан бүлек инспекторлары сәүдә үзәкләренә һәм шәһәргә кичке рейдларга чыга башладылар. Соңгысы урамнарда фейерверк шартлатучыларны ачыклау максатында үткәрелә. Инспектор белдерүенчә, җитештерү объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетик комплекслары чигеннән 500 метрдан да якынрак ара булса, пиротехниканы кулланырга ярамый. Шулай ук йорт тирәләрендә, ишегалларында, авыл хуҗалыгы объектлары территориясендә, кешеләр күпләгән җыелган урыннарда һәм автомобиль юлларына 50 метрдан да якынрак булганда Яңа ел “шартлаткычларын” кабызу тыела.

Шәһәр башкарма комитеты карары буенча шәһәрдә пиротехниканы ике урында гына кулланырга рөхсәт ителә. Алар үзәк парк һәм стадион, Ефремов һәм Р. Люксембург урамнары арасындагы (Ефремов урамыннан 500 метр ераклыкта, “Ромашка” балалар бакчасы каршында) бушлык урыннар.

Башка урыннарда пиротехника белән шаяручы физик затларга 2дән-4 мең сумга, вазифаи затларга – 15тән-30 мең сумга, юридик затларга 200дән-400 мең сумга кадәр штраф каралган.

Инспекторларның бу чорда катгый чаралар күрүе аңлашыла да. Чөнки Татарстан буенча пиротехникадан зыян күрүчеләр ел саен теркәлеп тора. 2017-2018 елларның Яңа ел ялларында – 13, 2018-2019 елларда 4 кеше  имгәнү алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International