Тулысынча яки өлешчә үзләрен карарга, йөрергә көчләрен югалткан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның тормыш шартларын яхшырту максатларында Буа районында халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү «Гармония» үзәге эшли. Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль - көнкүреш хезмәте күрсәтә. Социаль хезмәт күрсәтү шәхси гариза нигезендә гамәлгә ашырыла. Гражданинны социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ дип тану территориаль социаль яклау органы тарафыннан кабул ителә.
Әгәр дә Сез яки Сезнең күршеләр, танышлар төп ихтыяҗларын өлкән яшьтә булулары, сәламәтлекләре какшау аркасында мөстәкыйль рәвештә башкара алмыйлар, яки якыннары, туганннары ягыннан тиешле ярдәм, игътибар күрмәсәләр, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Үзәк Буа шәһәре, Ленин ур., 52 нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефон 8 84374 3-38-05.