Район җитәкчесе Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге Буа делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы форумында катнаша

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

17-20 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500гә якын эре татар эшмәкәрен ьыйды. "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" XIV форумын үтте.

Форум эшендә район җитәкчесе Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге Буа делегациясе катнаша. Җирле бүлекчә җитәкчесе Гакил Камалетдинов хәбәр итүенчә, буалылар форумга яхшы әзерлек белән килгән. "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексы фойесында күргәзмә оештырылды, анда районда җитештерелә торган продукция тәкъдим ителде. Казылык җитештерү белән шөгыльләнүче Боерган авылыннан Раил Хисамов, камыр ризыклары пешерү цехын җитәкләгән Ләлә Шәрәфетдинованың продукциясе, район мәдәният хезмәткәрләренең татар халык ашлары зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International