Синоптиклар Татарстанда һава торышы начарлану турында кисәтте

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Синоптиклар Татарстанда һава торышының сизелерлек начараюы турында кисәтте: буран, томан һәм көчле бозлавык. Якын көннәрдә республика территориясендә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә. ⠀ 19 һәм 20 декабрьдә Россиянең Европа территориясенә актив төньяк атлантик циклон чыгу сәбәпле, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак. “ Атмосфера фронтлары узганда явым — төшем көтелә һәм күз күреме начарлана, көчле җил, юлларда бозлавык, урыны белән көчле, аерым районнарда кар көртләре барлыкка килү көтелә", - диелә хәбәрдә. ⠀ Шулай ук бу көннәрдә, синоптиклар сүзләренчә, атмосфера басымының кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк. ⠀

19 декабрьдә республиканың көнбатыш районнарыннан башлап буран узачак, җилнең тизлеге 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин, көндез һава температурасы -1...+4 градус, төнлә термометр баганалары 5 градуска кадәр төшәчәк.

Җомга көнне, 20 декабрьдә, республикада шулай ук буран сакланачак, җил 17-22 метрга кадәр көчәячәк, һава температурасы 1дән 6 градуска кадәр салкын булачак.

Ял көннәрендә синоптиклар явым-төшемсез уртача салкын һава торышы фаразлый. Һава температурасы көндез -5 .. -10, төнлә -15 градуска кадәр салкынаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International