Республика ЭКОлидерлары арасында буалылар да бар!

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Казанда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "ЭКОлидер" еллык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.  Ел йомгаклары буенча эколидерларны муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, журналистлар, гражданнар арасында билгеләделәр. Җиңүчеләр арасында буалылар да бар! ⠀

«Авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен» номинациясендә 1 урынга Буа районының Норлат авыл җирлеге, җирлек башлыгы Гөлчәчәк Булатова лаек булды.  "Массакүләм мәгълүмат чаралары» конкурс төркемендә «шәһәр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары» (татар телендә) номинациясендә "Байрак" район газетасы корреспонденты Әлфинур Йосыпова җиңүче булды, ә шәһәр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары төркемендә «иң яхшы телесюжет» номинациясендә өченче урынны "Буа ТВ" корреспонденты Ранис Әхмәтшин яулады.  «Мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү» номинациясендә өченче урын Буа муниципаль районы  «Светофорик» балалар бакчасына бирелде,  котлауны мөдир Гөлнара Рәхмәтуллина алды. ⠀

 Барыгызны да лаеклы җиңүләр  белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International