«Преодоление» клубында төрле төстәге кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс узды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

     Яңа ел алдыннан Буа муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» психологлары «Преодоление» клубы әгъзалары белән «Тылсымлы бизәкләр» дигән темага төркемле дәрес уздырганнар. Чөнки тиздән  яраткан бәйрәмебез Яңа ел якынлаша һәм Яңа ел атрибутлары турында чын-чынлап бәйрәм хисе тудыра торган чыршы бизәкләре турында да уйларга вакыт.

         Әлеге максат белән белгечләр төрле төстәге кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну һәм тырышлык белән эшләделәр.

      Мондый иҗади процесс балаларның эчке дөньясын баета һәм фантазиясен үстерә. Иҗади башлангычтан тыш, аларда кәгазь белән эшләү осталыклары да үсә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа ел кар бөртекләре ясау буенча уртак эш психологларны яшүсмерләр белән якынайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International