Бүген, 19 декабрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе тарафыннан оештырылган муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды.
Тантаналы чарада Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәнис Камартдинов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Безнең районның өч авыл җирлеге башлыклары смотр-конкурста җиңү яулап, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Chevrolet «Niva» маркалы яңа автомобиль ачкычларын алдылар. Алар - Янтуган авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов, Кыят авыл җирлеге башлыгы Елена Корунова һәм Иске Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова.
Котлыйбыз һәм аларга эшләрендә яңа уңышлар телибез!