"Светофорик" балалар бакчасында узган семинарда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Садретдинова Л. Н., мәгариф идарәсе урынбасары Македонская Н. А., мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Хәбибуллина Р. И. Һәм Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа муниципаль районнары педагоглары катнашты. Очрашу кысаларында яшь төркемнәре буенча тематик дәресләр үткәрелде,ЮИД агитбригадасы чыгышы, "Куркынычсызлыкның 5 тукталышы" квест-уены, педагогларның эш тәҗрибәсеннән чыгышлар ясалды, дидактик кулланмалар һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча авторлык программалары күргәзмәсе оештырылды, ата-аналар белән "Юл дулкынында"интеллектуаль уены үткәрелде.