Кичә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019»тантаналы чарасы узды.
Узган елда спортта зур уңышларга ирешкән спортчыларны котлауда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, статс-секретарь – Россия спорт министры урынбасары Надежда Ерастова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган россия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары катнашты.
Тантаналы чарада Буа муниципаль районы делегациясе дә катнашты. Аны район җитәкчесе Ранис Камартдинов җитәкләде.
"ГТО алдынгысы" номинациясендә Буа муниципаль районы 2 нче урынны алды. Төп номинацияләр — Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы — сноубордчы Милена Быковага һәм «Ак Барс» хоккейчысы Данис Зариповка бирелде.