Язылучы кљне
Њзђк почтада Язылучы кљне њткђрелде.
Районара почтамт начальнигы Фиргать Хәсәнов белдерүенчә, бүгенге көнгә районда яшәүчеләр 36865 дан газета-җурнал алдыра. Подписка буенча инженер Сөмбел Шәмсетдинова белән оператор Гүзәл Гыйбадуллина (рәсемдә) бу көнне йөзләрчә квитанция тутырдылар. Подписка рәсмиләштерүчеләр арасында Наил Зәйнетдинов, Гөлсирә Шәкүрова кебек 8-9 исемдәге газета-журналга язылучылар да булды. “Акчарлак” газетасы журналисты Лилия Заџидуллина катнашуы бәйрәмгә җанлылык өстәде. Ул исә “Акчарлак” нәшрият йортының “Азан”, “Ашыгыч ярдәм” һәм башка басмаларына язылучыларга бүләкләр дә өләште. Почтамт хезмәткәрләре подписка рәсмиләштерүчеләр өчен чәйне дә кайнатып кына тордылар. Язылучыларга “Байрак” газетасы директоры-баш мөхәррире Гакыйл Камалетдинов һәм Фиргать Хәсәнов әзерләгән бүләкләр тапшырылды.