Махсус салым режимын кертү буенча эксперимент 10 ел дәвам итәчәк

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 1 гыйнварыннан  2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы  «Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» Федераль закон үз көченә керде.

Һөнәри керемгә салым -  яңа махсус салым режимы, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең 4 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә кулланыла. Махсус салым режимын кертү буенча эксперимент 10 ел дәвам итәчәк.

Әлеге закон нигезендә 2019 елның 1 гыйнварыннан физик затларның, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең, түбәндәге нигезләмәләрне үтәү шарты белән, «һөнәри керемгә салым» (алга таба – НПД) яңа махсус салым режимын ирекле рәвештә кулланырга хокуклы булуы ачыкланды:

-җитештерелгән товарларны (продукцияне) мөстәкыйль сата яки хезмәт күрсәтә торган физик затлар;,

- һөнәри эшчәнлеген башкарганда эш бирүче дә түгел, ялланган  да булмаса

- календарь елында 2,4 млн. сумнан артык керем булмаса,

- эшчәнлекне алып бару урыны булып экспериментка кертелгән Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъектының территориясе тора.

НПД түләүче сыйфатында исщпкщ кую салым органына кермичә генә башкарыла:

1.         «Минем салым » бушлай мобиль кушымта;

2.         Россия Федераль салым хезмәте сайтында «һөнәри керемгә салым» салым түләүче кабинеты;

3.         вәкаләтле банклар.

НПД түләүче сыйфатында исәптән төшерү  «минем салым» кушымтасында башкарыла.

Календарь ае НПД салым чоры дип таныла. Беренче салым чоры дип физик затның салым органында салым түләүче буларак исәпкә куелган айдан соң килүче, календарь ай азагына кадәр вакыты таныла.

НПД узган салым чорыннан соң килүче айның 25 числосыннан да соңга калмыйча түләнә. 2019 елның гыйнварында НПД түләүче сыйфатында исәпкә баскан затлар өчен НПДның беренче түләве 2019 елның 25 мартыннан да соңга калмыйча үтәлергә тиеш.

Салым органы салым түләүчегә «Минем салым» мобиль кушымтасы аша, узган салым чорыннан соң килгән айның 12 числосыннан да соңга калмыйча, салым чоры нәтиҗәләре буенча түләнергә тиешле салым күләме турында, салым түләү өчен кирәкле реквизитларны  күрсәтеп хәбәр итә. Салым чоры нәтиҗәләре буенча салым күләме 100 сумнан ким булса, ул киләсе салым чоры нәтиҗәләре буенча түләнергә тиешле салым суммасына өстәләчәк.

 Һөнәри керемгә салым түләүчегә отчет бирү таләп ителми. Моннан тыш, НПД түләүчеләре контроль-касса техникасын кулланудан азат ителгән.

Салым түләүченең салым түләү бурычы билгеләнгән срокта үтәлмәгән очракта, салым органы салым түләү срогы чыккан көннән соң, ун календарь көннән дә соңга калмыйча, салым түләүчегә "Минем салым" мобиль кушымтасы аша салым түләү турындагы таләпне, салым түләүченең салым түләү бурычын билгели торган законнар нигезләмәләрен, салым түләү срогы турындагы мәгълүматларны, салым буенча бурычлар суммасын, таләпне җибәрү көненә исәпләнгән пенялар күләмен, салым түләү срогын үтәү срогы һәм салым түләү срогы турындагы мәгълүматларны күрсәтеп, "Минем салым" мобиль кушымтасы аша җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International