Бүгеннән районда ай азагына кадәр дәвам итәчәк “Чыршы” оператив-профилактика операциясе башланды.
Аның барышында ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итү максатында урманчылык белгечләренең һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең мобиль патруль төркемнәре рейдлар оештырачак. Буа урманчылыгы инженеры Михаил Егоров хәбәр итүенчә, бер нарат яки чыршы агачын законсыз кискән өчен урман хуҗалыгына салынган 4619 сумлык зыян каплатыла, шул ук вакытта административ хокук бозу турындагы беркетмә буенча гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.
“Буа урман хуҗалыгы” һәр теләгән кешене Яңа ел чыршылары белән тәэмин итә. Аларны сату “Тургай” һәм “Айдар” сәүдә үзәкләре янында оештырылган.