Ике атна дәвамында шәһәрнең Р. З. Сәгъ-диев исемендәге мәк-тәбендә гадәти булмаган дәресләр узды. Биредә “Минем бизнес” кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында “Эшмәкәрлек фабрикасы” фонды белгечләре 8-11 сыйныф укучыларын эшмәкәрлек нигез-ләренә өйрәттеләр.
Алар укытучылары бе-лән булачак бизнеслары-ның проектларын булдырдылар һәм аларны якладылар. Кызыксынулары буенча 13 командага бүленгән 150дән күбрәк укучы фотостудия, имтиханнарга әзерләнү курслары ачарга, сайтлар ясарга, икенчел чималдан эшләнгән бренд киемнәр, чигүле рәсемнәр белән футболкалар, төрле бүләк җыелмалары тәкъдим итәргә, конфеттан букетлар әзерләргә, гироскутерларны арендага бирергә, хәтта нейродатчиклар ярдәмендә талантны ачарга әзерләр. Презентацияләү вакытында мәртәбәле жюри каршында проектлары-ның кызыклы, кирәкле һәм яшәргә сәләтле булуын исбатладылар. Өч минут эчендә алар үзлә-ре, проектлары белән таныштырдылар, нинди проблемаларны хәл итә-чәкләрен, нинди ауди-ториягә исәп тотуларын, күпме керем һәм чиста табыш алачакларын атадылар. Моннан тыш жюри әгъзаларының җитди һәм “мәкерле” сорауларына җаваплар да бирделәр. Киңәшләр дә җиткерелде.
– Сүз дә юк, кечкенә балалары булган әниләргә няня хезмәте күрсәтү Буа өчен бик кирәк, әмма иң элек туры килүче һөнәри белем алу, һичьюгы үзең турында уңай фикерләр булдыру мөһим, – ди район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская.
Ул шушы юнәлештә һәм бүләк бокслары әзерләү буенча бизнес-проект тө-зегән командаларга бонуслар – бассейнга һәм боз сараена бер тапкыр керү өчен билетлар да тапшырды. Жюри әгъзалары, укытучылар барлык проектларны яшәргә сәләтле, дип тавыш бирде. Алар арасыннан җиңүне гироскутерларны һәм электрлы самокатларны арендага бирәчәк “Печеньки” командасы яулады. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Эмиль Абейдуллов, Самат Миңнебаев, Риналь Сәлахов, Инсаф Зиннәтуллин, Никита Шадрин, Тимур Мәхмүтов, Баязит Исмәгыйлев, Никита Григошин һәм лицей-интернаттан Данияр Яруллин районда әлеге проектларының инде ки-ләсе җәйдә тормышка ашачагына ышаналар.
– Үткән җәйдә үзәк паркта батутлар куйган туганыма булышканда ук башыма шундый идея килгән иде, – ди Данияр.
Әлеге укуларда исә уйлаганны ничек тормышка ашырырга, товарны ничек алга этәрергә, рекламаларга кирәклегенә, командада эшләргә өйрән-гәннәр.
– Дәресләр бик кызыклы, мәгълүматлы булды. Берсен дә калдырмадык. ВКонтактеда үз төркемебезне булдырып, даими аралаштык. Презентацияләүгә нык-лап әзерләндек. Мондагы җитәкчебез Миләүшә Карпухинага рәхмәтебез зур, – диләр киләчәктә үз бизнесларын булдырырга теләгән егетләр.
Татарстан Республикасы буенча “Минем бизнес” проекты координаторы, “Фабрика-балалар” курсы укытучысы Олеся Зәкиева буалы балаларның барысына да активлыклары өчен рәхмәтен җиткерде, тукталып калмаска чакырды. Тумышы белән Буадан булган эшмәкәр, “Эшмәкәрлек фабрикасы” спикеры Нияз Якупов исә яткашлары өчен шат.