Буа каратэчылары Рязань шәһәрендә узган каратэ буенча дөнья чемпионатында катнашып, 12 медаль яуладылар. Өчесе алтын, бишесе – көмеш, дүртесе бронза.
Бәйгегә 15 илдән спортчылар җыелган. Алар арасында Буаның “Батыр” спорт мәктәбеннән каратэ буенча тренер-укытучы Ринат Хәсәнов шәкертләре дә. Көндәшләр исә һиндстанлылар, казахлар, кыргызлар, әзербайҗаннар, сербиялеләр һәм башкалар.
Буалы каратэчылары дүрт дисциплинада катнаштылар һәм барысы да ярышлардан медальләр белән кайттылар. 18 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр категориясендә Миләүшә Латыйпова катада өченче, Кобудо катада икенче урын алды. М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы, 12-13 яшьлекләр категориясендә катнашкан Азамат Хәсәнов әлеге ике дисциплинада да беренче урыннар, нунчаки кумитэда икенче урын алды.
Әлеге уку йортында белем алучы Рамазан Исхаков шул ук яшь категориясендә Кобудо катада икенче урын алды. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Камилла Чернеева 10-11 яшьтәгеләр арасында Кобуда катада – беренче, катада һәм кумитэда икенче урыннар алды. Моннан тыш Азамат, Рамазан һәм Камилла команда белән катада бронза медальгә лаек булдылар. Спортчыларны һәм тренерны баш әйләнерлек уңыш-лары белән котлыйбыз.