Исәпкә алу бланклары әзер

2019 елның 20 декабре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын алу битләренең бланклары рәвешләрен раслады. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гражданнар 30 сорауга җавап бирәчәк, Россиядә вакытлыча булган чит ил гражданнары – 7 сорауга.

   Районның статистика бүлеге баш белгеч - эксперты Марс Дәүләтшин сүзләренә караганда, халык санын алу барышында бланкларның өч төре файдаланылачак.   Л - формасы бланкы Россия территориясендә даими яшәүче затлар турында мәгълүмат җыю өчен билгеләнгән. Анда 23 сорау, алар арасында җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, белем, никахтагы халәт, балалар саны, яшәү чыганаклары, эш белән тәэмин итү һ. б. бар.

   П- формасы бланкы халыкның торак шартлары турындагы мәгълүматларны җыю өчен кулланылачак. Ул 7 сорауны үз эченә алган, шул исәптән торак бина тибы, йортның төзелү вакыты, гомуми мәйданы, бүлмәләрнең саны, торак бинаны төзекләндерү төрләре турында.

   В - форма бланкы  вакытлыча Россиядә булган һәм башка иллзрдә даими яшәүчеләр өчен.  Анда 7  сорау, шул исәптән җенес, яшь, даими яшәү иле, Россиягә килү максаты, Россия территориясендә яшәү дәвамлылыгы һ. б. сораулар бар.

   Бланкларның формалары илдә яшәүчеләрнең «Госуслуги» порталындагы исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге барлыкка килүне исәпкә алып эшләнгән. Исәпкә алучыларның мәгълүматларны җыюы электрон планшетлар ярдәмендә башкарылачак, ә кәгазьдә исәпкә алу кәгазьләре бары тик аерым очракларда гына тутырылачак. Мәсәлән, планшет кинәт сафтан чыккан очракта.

   Күчүчәнлеккә зыян китермичә, алар бүгенге тормыш чынбарлыгына һәм 2010 елда соңгы исәпкә алуны үткәрү вакытыннан үзгәргән закон таләпләренә җайлаштырылган.

   Яңалыкларның берсе -  халыктан  рус һәм башка телләрне белүне генә түгел, ә бу телләрне көндәлек тормышта да актив куллану белән дә кызыксыначаклар. Бу мәгълүматлар белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген, милли мәктәпләргә ихтыяҗ дәрәҗәсен бәяләргә, шулай ук мәдәни инициативаларга ярдәм итүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

   Яшәү чыганаклары исемлегендә җавапларның иң киң таралган вариантлары да тәкъдим ителгән: хезмәт хакы, эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек, пенсия, пособиеләр һ. б.

   Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, исәпкә алу кәгазендә керем күләме турында сорау юк. Эш бирүчене атау да таләп ителми. Статистикларны бары тик акча чыганагы гына кызыксындыра, мәсәлән, хезмәт хакы яки пенсия,  өстәмә детализациясез, һәм, бигрәк тә документаль раслауларсыз.

   "Мәгариф турында» гы закондагы үзгәрешләр Мәгариф турындагы мәсьәләләр блогын эшләп бетерүне таләп итте. Анда «мәктәпкәчә белем бирү» графасы барлыкка килде, ә «урта белем» графасы «квалификацияле эшче, хезмәткәр» һәм «урта буын белгече»нә бүленде. Градация югары белем дә китерелгән закон нигезендә: «бакалавриат» « специалитет», «магистратура».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International