«Әйдәгез, ярдәм итик! » хәйрия акциясе янә Буада.

2019 елның 20 декабре, җомга

    «Әйдәгез, ярдәм итик! »  хәйрия акциясе Буа үзәк район хастаханәсе җирлегендә кабат узды. 14 декабрьдә 122 буалы республиканың әйдәп баручы белгечләреннән бушлай консультатив ярдәм алды. Бу көнне халыкны кабул итүне  кан тамырлары хирургы Айгиз Фейсханов,  онкология-химиотерапевты Рөстәм Сафин,  онколог-гинекологы Диләрә Кәлимуллина,   невролог Марат Хәйруллин, Т онколог-хирург  Марат Әһлуллин уздырдылар. Акция нәтиҗәләре буенча безнең районның 13 гражданы алдагы тикшерү өчен  башкала хастаханәләренә юлладылар.

   Исегезгә төшерәбез, әлеге акция - Буа якташлыгының социаль проекты-безнең район территориясендә ел башыннан бирле тормышка ашырыла, бу вакыт эчендә безнең  районның 300 кешесе республика онкологларыннан, генетикларыннан, гинекологлардан, уролог-андрологлардан, эндокринологлардан,  кан тамырлары хирургларыннан һәм башка югары квалификацияле белгечләрдән үз вакытында, квалификацияле  медицина ярдәмен ала алдылар. Проектның координаторлары-Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров,  ветераннар Советы Рәисе Наил Садыйков, Буа якташлыгының җаваплы секретаре Наил Шәмиев, Буа якташлыгы әгъзасы Рушания Вахитова, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов һәм башка битараф булмаган якташларыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International