Бүген, 20 декабрьдә, районның Буа энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Энергетиклар көнен билгеләп үттеләр. Бу көнгә багышланган бәйрәм программасында Буа муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашты.
- Сез район территориясендә ышанычлы һәм өзлексез энергия белән тәэмин итүгә юнәлтелгән көндәлек хезмәтегез белән икътисадның төп, стратегик мөһим тармакларының берсе булып санала торган энергетика комплексын үстерүгә зур өлеш кертәсез, - дип ассызыклады ул һәм район энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, "Буа электр челтәрләре"нең иң алдынгы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Билгеләп үтик, БАЭС хезмәткәрләре ел саен һөнәри осталык буенча республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар, бу оешмада җаваплы, максатчан кешеләр эшләвенә, эшне белеп башкаруларның ачык дәлиле.