Суд приставлары буалыларга бурычлар турында искәрттеләр

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча суд приставлары «Буа» сәүдә үзәгендә «үз бурычларың турында бел» Бөтенроссия акциясе оештырдылар.

Алар бу акциянең максаты турында, булган бурычларны ничек түләргә мөмкин икәнлеге турында белешмәлекләр тараттылар. Бурычлылар бурычларын  https://r16.fssprus.ru Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе сайтында түли алалар. Бу сайтның мобиль кушымта сервисы да бар.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районда 5 меңнән артык бурычлы кеше исәпләнә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International