Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләк - «Иван Царевич һәм соры бүре» интерактив тамашасы

2019 елның 20 декабре, җомга

  Бүген Буа драма театрында мөмкинлекләре чикле балалар өчен традицион Яңа ел чыршысы узды.

   Залда утыручыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова  сәламләде. Лилия Назыйм кызы барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет һәм игелек теләде,  район мәгариф учреждениесе укучысы Балобина Полина һәм Ибатуллина Раилгә, Буа муниципаль районының актив гражданлык позициясе, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без - Россия гражданнары»дип исемләнгән VII Республика иҗат конкурсында лаеклы чыгыш ясаганнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Алга таба чара театр артистлары әзерләгән «Иван Царевич һәм соры бүре» интерактив тамашасы белән дәвам итте.

   Зал  балалар көлүе һәм күтәренке кәеф белән тулы иде. Артистлар әлеге чыршыны оештыру һәм үткәрүгә зур җаваплылык белән караганнар, ул балалар өчен чын Яңа ел бүләгенә әверелде. Яңа ел әкияте геройлары һәм яңа елның төп персонажы - Кыш Бабай барлык балаларны чыршы янында әйлән-бәйләнгә җыйды.  Һәр бала Кыш бабайга шигырь укыды һәм баллы бүләк алды. Бу бәйрәм турында җылы хатирәләр аларда озак еллар сакланыр дип ышанабыз.

  Буа драма театры коллективына мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен яңа ел тамашасын уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Балаларга шатлык бүләк итүдән дә күңеллерәк нәрсә булырга мөмкинмени?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International