Бүген, 20 декабрьдә Буа драма театрында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел тамашасы узды.
Яңа ел алдыннан балаларга шатлык бүләк итү аеруча мөһим. Бүгенге чарада да 100гә якын бала катнашты. Балалар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм Кыш бабай кулыннан татлы бүләкләр алдылар. Театр артистлары әзерләгән «Иван Царевич һәм соры бүре» дигән яңа ел интерактив тамашасы яшь буалыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Шушы ук бәйрәм бүген Буа муниципаль районында яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 150 бала өчен дә узды.