20 декабрьдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең һәм Буа районы Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең уртак утырышы булды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлек начальнигы Ренат Хәсәнов районда наркоситуация турында сөйләде, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа районындагы бүлеге начальнигы Ләйлә Рөстәм кызы «риск төркеме» балалары белән эшләү турында мәгълүмат бирде, наркотикларга каршы комиссия секретаре Рузилә Хәмидуллина комиссиянең агымдагы елдагы эшенә йомгак ясады, шулай ук 2020 елга эш планы белән таныштырды.
Район оешмаларында бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларны максатчан куллануны, шул исәптән үзара салым акчаларын нәтиҗәле куллануны контрольдә тоту нәтиҗәләре турында «Контроль-хисап палатасы» МКУ рәисе Рамил Әһлиуллин сөйләде. Массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек, хатлар һәм район Советы аппараты үтәлешен контрольдә тоту бүлеге начальнигы Ләйсән Сөнгатуллина гражданнардан кергән шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупция фактлары турында мәгълүмат булу-булмауга анализ ясап чыгыш ясады. "Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы" муниципаль казна учреждениесе рәисе Фәнис Мифтахов район торак пунктларында хуҗасыз биналар, фермалар һәм складларны барлау, исәпкә алу турында сөйләде.
Ранис Рафис улы утырыш эшен тәмамлап, район дәрәҗәсендә әлеге юнәлешләрдә максатчан эш алып барылуын билгеләде, шулай ук районда гамәлгә ашырыла торган программаларның үз вакытында һәм тулы күләмдә үтәлүенә игътибар итте.