Иң яхшы беренчел ветераннар оешмасы республика конкурсының II этабында җиңүчеләрне котлыйбыз!

2019 елның 21 декабре, шимбә

Иң яхшы беренчел ветераннар оешмасы республика конкурсының II этабына (2019 ел өчен) йомгак ясау буенча Республика конкурс комиссиясе узды.

Конкурс йомгаклары буенча башлангыч ветераннар оешмалары арасында 1 нче урынны Буа муниципаль районының Боерган авыл җирлеге яулады. Мактау грамотасы һәм 30 мең сумлык сертификат авыл җирлеге рәисе Малышева Нина Андреевнага тапшырылды.

2 нче урынны Горький тимер юлының Казан төбәге Юдино дистанциясенең Буа участогы ветераннар оешмасы (рәисе Гаязова Фәния Вазыйх кызы) алды. Мактау грамотасын  һәм 25 мең сумлык сертификатны Нигъмәтуллин Илгиз Фәйзер улы алды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International