«Буа якташлыгы» яңа ел алдындагы традицияне быел да дәвам итте

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Казаннан "Буа якташлыгы" җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары быел да традицияне бозмаганнар - өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка яңа ел бүләкләре белән килделәр.

Очрашуны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова ачты. Беренче чиратта ул район үсешенә зур өлеш керткәннәре, халыкның икътисади һәм иҗтимагый проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән хәйрия эшчәнлеге өчен барлык якташларга рәхмәт белдерде. Шулай ук, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан барысына да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Кунаклар зур һәм тату гаиләгә әверелгән  интернат-йортка яңа ел табынына азык-төлек, тәм-том салынган яңа ел пакетлары, җылы юрганнар бүләк иттеләр. Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, «Татплодоовощпром» җитәкчесе Раил Зыятдинов, җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов биредә яшәүчеләргә Яңа ел теләкләрен җиткерделәр. Ирек Мөнир улы якташлыкның интернат-йорт тормышында һәрвакыт катнашачагын, көнкүреш техникасы, мебель һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышуын билгеләп үтте һәм киләчәктә дә бу эшнең дәвамлы булуына ышандырды.  Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Рәзинә Хисаметдинова якташлыкка Рәхмәт хаты тапшырды.

Бу чара бик җылы, матур  атмосферада, районыбыз үзешчәннәренең бәйрәм чыгышлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International