Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Алексеевна Украинская 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген, 25 декабрьдә,  Бөек Ватан сугышы ветераны Украинская Анастасия Алексеевнага 95 яш тулды.  Истәлекле  олы юбилее белән Анастасия Алексеевнаны Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Мария Литвина һәм үзәк белгече М.Х. Кулеева котладылар. Юбилярга  нык сәламәтлек, имин көннәр теләп,  истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Анастасия Алексеевна 1924 елның 25 декабрендә ТАССРның Буа районы Васильевка авылында туа. 7 сыйныфны тәмамлый. 1942 елдан Украинада (Полтава, Одесса, Перевалочный) Зенит полкының 310 бүлегенә телефончы булып хезмәт итә. Җиңүне Румыниядә каршы ала. Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале, «Фронтовик 1941-1945 » билгесе, башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 2015 елдан Анастасия Алексеевнага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International