Үзәк мәйданда Әфган сугышы башлануга 40 ел тулу уңаеннан ветераннар җыелды. Алар алдында Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин чыгыш ясады. Ул яу кырларында һәлак булган, өйләренә әйләнеп кайтып, тыныч тормышта вафат булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алырга чакырды. Әфганчылар советы җитәкчесе Ринат Хәсәнов сугышчан иптәшләре турындагы хатирәләре белән уртаклашты, сугыш беркайча да булмасын иде дигән теләк белдерде.
Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.