Буа районының 36 укучысы республиканың төп Яңа ел чыршысында булдылар

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Буа районының 36 укучысы Республика Яңа ел чыршысында булдылар. ⠀ «Татнефть Арена» боз сарае мәйданчыгында ел саен уздырыла торган чыршылы тантанада Татарстаннан 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 8 меңнән артык бала: фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар катнашты. Балаларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. ⠀

«Бүген без Россиядә күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар, төрле тармакларда зур һәм амбициоз проектларны  гамәлгә ашырабыз. Сезнең белән бергә яңа уңышларга ирешербез дип ышанам. Үз-үзегезгә ышанып, алдыгызга зур максатлар куегыз һәм кыю рәвештә аларга ирешегез. Без Татарстанның киләчәгенә, без сезгә ышанабыз, кадерле балалар! » - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International