Богдан-Хмельницкий урамы буенча 37, 39, 40 номерлы йортлар ишегалдында «Көнбатыш» торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) һәм «Кленовый» территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТОС) Яңа ел тамашасы оештырдылар. Чарада Кыш Бабай һәм Кар Кызы да катнашты. Барысы да- кечкенәдән алып олысына кадәр ишегалдына урнаштырылган чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, уйнадылар һәм биеделәр. Бәйрәм күңелле үтте.