Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларга хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Күрсәтмәсе белән, Татарстанга гадәттән тыш хәлләр аркасында китерелгән зыянны компенсацияләү өчен, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән бәйле мөлкәт мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә, иминият яклавын тәэмин иткән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен 120 млн. сум күләмендә акча юнәлдерү турында карар кабул ителгән. Шулай итеп, чәчүлекләрне иминиятләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә федераль бюджеттан компенсация ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда 2019 ел уңышы өчен 580 мең га көзге культуралар чәчелде, ләкин һава торышы начар булу сәбәпле, алар 218 мең га мәйданда һәлак булды. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Татарстанда азык-төлек иминлегенә куркыныч янамасын өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан турыдан-туры тотылган чыгымнарны каплау өчен ( барлыгы 1.6 млрд.сумлык) кирәкле документлар пакетлары җыелды, алар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында экспертиза узган. Һәлак булган уҗымнарның 12,5 мең гектары гына иминләштерелгән булып чыкты.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Республика агрономия киңәшмәсе барышында агроиминләштерүнең рисклы игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим булуын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан ук керемнәрне фаразлау мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, дәүләт ярдәме чаралары да гамәлдә, алар кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иминият премияләре өчен түләүгә чыгымнарны 95% ка кадәр капларга мөмкин.
1 мартта үз көченә кергән 260-ФЗ номерлы «Авыл хуҗалыгы иминияте өлкәсендә дәүләт ярдәме турында һәм «Авыл хуҗалыгын үстерү турында» федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» гы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, агроиминләштерү системасыннан уңыш һәм күпьеллык үсентнләрнең һәлак булу чиге төшенчәсе төшереп калдырылды, хәвеф-хәтәрләр исемлеге киңәйтелде, аларны аграрийлар өчен комбинацияләү мөмкинлеге дә өстәлде.
Исегезгә төшерәбез, иминиятләштерелгән уңыш авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан төрле кредитлар алганда тәэмин итү (залог) предметы булып хезмәт итәргә мөмкин. Иминият компанияләре тәкъдимнәре нигезендә, уңышны иминиятләштерү аграрийларга чәчү мәйданының бер гектарына 27 сумнан башлана, һәм бу чыгымнарны продукциянең үзкыйммәтенә кертергә мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары аша агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча киңәшләшергә мөмкин.
Иминият компанияләре тәкъдимнәре һәм агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме чаралары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында Агроиминләштерү бүлегендә җентекләбрәк танышырга була.