Буада хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге, РФ Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе  филиалы, прокуратура, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре, социаль яклау бүлеге вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

 Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды. «Русский Стандарт Водка» ҖЧҖ Буа спирт заводы  Советы тарафыннан үткәрелә торган профилактик юнәлештәге эшне оештыру турындагы доклад белән предприятиенең баш инженеры Игорь Степанов чыгыш ясады.  2019 елда социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләр белән алып барылган эш турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Буа районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ләйлә Камалова сөйләде. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә ведомствоара патронатта торучы гаиләләрнең янгын куркынычсызлыгына  торак – көнкүреш шартларын карап, актлар төзеп рейдлар үткәрергә тәкъдим ителде.

Кыят авыл җирлеге башлыгы Евгения Корунованың чыгышы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән авыл җирлеге территориясендә алып барылган эшләр турында т иде. Җирлек башлыгына  имин булмаган гаиләләрне  иртәрәк ачыклау буенча эшне дәвам итәргә кирәклеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International