«БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе «Балаларга шатлык бүләк ит! » акциясе оештырдылар

2019 елның 27 декабре, җомга

Яңа ел-балаларның һәм өлкәннәрнең иң яраткан бәйрәме. Яңа ел алдыннан «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе хәйрия акциясе оештырдылар. Ул «Игелек кыл» исемле җирле партия проекты кысаларында үткәрелде. Әлеге акция балаларга бәйрәм кәефе генә түгел, ә авыр тормыш хәлендә калучылар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү мөмкинлеге дә бирде.  Атна буе «БЕРДӘМ РОССИЯ» символы- аю  Буа шәһәренең балалар бакчаларына барды, балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм алар белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрде, бүләкләр тапшырды, ә балалар җавап итеп аңа шигырьләрен сөйләделәр. Яңа ел чыршылары һәм  бәйрәм тамашалары һәр бала өчен үзенчәлекле вакыйга, ә игелекле хәйрия эшләре акциясе тирә-юньдәгеләргә игътибар күрсәтергә чакыра, яхшылык һәм шатлык китерү теләге уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International