Буа коткаручыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген Коткаручылар көне. Һөнәри бәйрәм уңаеннан 1 нче Зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары еллык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

   Утырыш эшендә муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев та катнашты. Ул ел дәвамында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International