Буа муниципаль районындагы «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре пенсионерлар өчен бәйрәм ясарга булдылар. Декабрь - могҗизалар, яңа ел алдыннан булган ыгы-зыгы вакыты ул... Скандинавия йөрешендә катнашучылар чираттагы тапкыр Буа шәһәренең Яшьләр паркында очраштылар. Катнашучылар кышкы паркта таяклар белән берничә түгәрәк ясадылар, ахырда бенгаль утлары астында бер-берсен бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, яңа елда бәхет теләделәр. Бәйрәм күңелне күтәрү, якты көннәргә ышаныч тудыру максатыннан оештырылды. Килгән картлыкка һәм кайчак физик яктан җитешсезлеккә, тормышка зәвык көчәйгәннән-көчәя генә бит, һәм ул дәвам итәргә тиеш.
.jpg)