Яңа 2020 ел белән!

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Кадерле буалылар! Сезне чын күңелдән яңа 2020 ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Зур эшләр белән билгеләп үтелгән, вакыйгаларга бай, авыл халкының һәм шәһәр халкының фидакарь хезмәте белән тулы 2019 ел да  үткәнгә, тарихка китеп бара. Безнең һәрберебез аңа нәтиҗә ясый. Буалылар өчен ул икътисад, агросәнәгать комплексы һәм социаль өлкә үсешенә куелган максатның дәвамы булды. Җитештерү потенциалын ныгыту, районның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру, барлык тармакларда җитештерүнең эзлекле үсеше тормыш дәрәҗәсен арттыруга һәм социаль проектларны уңышлы тормышка ашыруга ярдәм итте. Бу - район халкының, сезнең, хөрмәтле буалылар, инициативаларыгыз һәм булдыклылыгыгыз нәтиҗәсе.

Бусагада - 2020 ел. Быел башланган уңай үзгәрешләр киләсе елда да чагылыш табар, ә безнең районның, республикабызның һәм илебезнең социаль-икътисади үсешенең яхшы темплары киләчәккә ышанычлы нигез салыр, дип ышанам.

Яңа ел  яңа планнар һәм өметләр алып килсен, һәр йортка бәхет һәм игелеккә ышаныч белән керсен,  безне яңа казанышларга рухландырсын, хезмәт нәтиҗәлелеген арттыручы ел булсын! Чын күңелдән сезгә барлык башлангычларыгызда да уңышлар, нык сәламәтлек, оптимизм һәм яхшы киләчәккә ышаныч, иминлек,  муллык телим.

Яңа ел белән,  яңа бәхет белән, кадерле якташлар!

Буа муниципаль районы башлыгы Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International