Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны үзенең йөз еллыгын билгеләп үтә

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

 Бөек Ватан сугышында катнашучы, хезмәт ветераны Төхвәтуллин Рәүф Ибраһим улы  бүген үзенең йөз еллык юбилеен билгеләде.

Рәүф Ибраһим улы ТАССРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында туган. 1942 елдан 1965 елга кадәр Совет Армиясе составында танк взводы командиры, ремонт остаханәләре начальнигы вазыйфасында хезмәт итә. Луганск өлкәсенең Алчевск шәһәренең металлургия институтыннан лаеклы ялга киткән. Кызыл Йолдыз ордены, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 6 медаль, шул исәптән "Сугышчан казанышлары өчен" медале белән бүләкләнгән.

Сугыш ветеранын бер гасырлык юбилее белән Буа районы җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады, нык сәламәтлек теләп, Россия һәм Татарстан Президентларының Рәхмәт хатларын һәм чәчәкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International