Хөрмәтле буалылар! Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Бу йөрәкләрне мәхәббәт, игелек һәм мәрхәмәтлек хисләре белән тулыландыручы, кешеләргә шатлык һәм өмет, яхшы үзгәрешләргә һәм иң изге теләкләрнең тормышка ашуына ышаныч бүләк итүче бәйрәм.
Раштуа көннәре шатлык һәм ышаныч белән тулы булсын, безне игелекле эшләргә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәткә рухландырсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, яңа рухи казанышлар, барлык башлангычларда уңышлар, сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим.
Хөрмәт белән,
Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов