Эш, диеп “яшәде”

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе

“Буа элеваторы” ачык акционерлык ќђмгыятендђ эшлђгђн Ђнђс Сираќев “амбардагасы – ашлык”, дигђн мђкальне, саклый белсђћ генђ, ашлык, дип тљзђтер иде.


“Йөзләрчә кешенең маңгай тирен түгеп үстергән ашлыкны бозмыйча, әрәм-шәрәм итмичә саклау үзе зур җаваплылык”, - ди агроном, соңрак директор урынбасары вазифасын башкарган Әнәс Сираҗев. Бөртекне амбарга кертү белән эш башлана гына әле. Байлыкны тиешенчә саклап, озату бурычы алда тора. Сезон башланыр алдыннан Әнәс җитәкчелегендә иген саклана торган склад идәннәре чистартылып юылды, диварлары известь белән агартылды. Складларның барысы да корткыч бөҗәкләргә каршы препаратлар, агачтан эшләнгән биналар янгынга каршы махсус сыекча белән эшкәртелде. Соңгысын башкаручыларның хезмәтен ошатмыйча, кайчакларда: “Әлеге чараның 3 елга бер генә тапкыр үткәрелүен онытмагыз. Эшкәртелгән урынга чаткы төшсә дә, ул үзен-нән-үзе сүнә”, - дигән сүзләр белән кабаттан эш урыннарына китергәне дә бар. Яңгыр сулары агып керү куркынычы булдырмаска да тырышты. Коры игеннең, юешне үзенә сеңдереп, сыйфаты бозылу ихтималы зур. Ашлыкны кабул итеп, сортына, класслылыгына карап, төрле складларга урнаштырганнан соң элеватор коллективы өчен икенче “урак өсте” тотына. “Яңа туган бозауны чирләтмәс өчен ничек тырышырга туры килсә, амбардагы байлык та шундый ук игътибар таләп итә. Җылылык 40-45 градуска кадәр күтәрелсә, иген каралып китә, димәк сыйфаты югала, дигән сүз”, - диде ул. Шундый аяныч хәлләргә тап булмас өчен Әнәс Сираҗев гомере буе эш, дип  “янды”.
Предприятие директоры коллективта сүзе үткәнгә, абруе зур булганга күрә аның белән һәрвакыт санашты, хәтта эшкә кадрлар туплаганда да Әнәс Мирзаҗан улы белән киңәшә иде. 
Хезмәт ветеранының орлык заводы булдыру турындагы хыялы да тормышка ашты. Аны булдыру артыннан йөреп, бер төркем белгечләр белән Литва республикасына барып, шундый заводның ничек эшләве белән кызыксынып кайтты. Бүгенге көндә “Ак Барс” Холдинг компаниясе” составына кергән агрофирмалар барысы да монда әзерләнгән сабан һәм уҗым бодае орлыклары белән тәэмин ителә. Үз-үзен белештермичә, ахыргы нәтиҗәләр өчен янып-көеп йөрде. Соңгы елларда Әнәснең хәле авыраеп, катлаулы операция кичерде. Шушы көннәрдә үткән 60 яшьлек юбилее уңаеннан тормыш иптәше Нуриянең, кызларының, туганнарының котлаулары, җылы сүзләре аны савыктырып җибәрде, анарда яшәргә көч өстәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International