Казанда базарда катнашучыларга һәм гражданнарга консультация бирү Авангард ур., 74 адресы буенча 7 нче подъездда үткәрелә.
Шулай итеп, сишәмбе көнне 8 дән 12 гә кадәр арестлар салу һәм төшерү, шулай ук юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә. Моннан тыш, шул ук подъездда, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан, бизнес-берләшмә вәкилләре өчен махсус консультацияләр тәрәзәсе эшли.
Пәнҗешәмбе көнне 8 дән 12 гә кадәр гариза бирүчеләрне дәүләт теркәве, кадастр исәбенә алу, физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәвенә алу, алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү мәсьәләләре буенча кабул итү, шулай ук кадастр инженерлары өчен элеккечә үк консультация тәрәзәсе эшли.
Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.