Буа районында яшәүчеләр җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең эшен бәяли алачаклар

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстанлылар җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең эшен бәяли алачак. Җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруда катнашырга Татарстан Икътисад министрлыгы чакыра. Буа районында яшәүчеләр дә сораштыруны уза ала.

    Сораштыру аноним. Ул җитәкчеләр эшен объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. «Нәтиҗәләр җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү өчен гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак», - дип сөйләделәр ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә

 Сораштыруда түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин:  https://open.tatarstan.ru/polls/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International