Административ биналарны, аларга орынып торган территорияләрне, чыршыларны Яңа елга иң матур бизәү, кар фигуралары ясау буенча район конкурсы нәтиҗәләре.
“Шәһәрдә иң матур кар фигурасы” номинациясендә беренче урынга Буа шикәр заводы ТЭЦы коллективы иҗат иткән Попугай, икенчегә медицина училищесының Кар кызы, өченчегә Буа элеваторының Күсесе лаек булды. Административ биналарны һәм территорияләрне бизәүдә гран-при Буа электр челтәрләренә, беренче урын Буа элеваторына һәм Мәдәни үсеш үзәгенә, икенче урын “Таттелеком”га һәм “Буа газы”на, өченче урын ветеринария техникумына һәм “Карлинский” ит йортына бирелде. Кызыксындыру бүләкләре белән район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр “Яковлев М+” һәм “Ильин” билгеләп үтелде. Уку йортлары арасында беренчелекне 1 номерлы мәктәп һәм “Дельфин” бассейны, икенчене 2 номерлы лицей һәм “Арктика” спорт мәктәбе, өченчене Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп һәм сәләтле балалар өчен лицей-интернат алдылар. Шәһәр урамнарын иң матур бизәүчеләр булып Җиңүнең 55 еллыгы урамында яшәүчеләр, иң матур Яңа ел чыршысы бизәүче булып шикәр заводы танылды. Кызыксындыру премияләре экологларга, 5 номерлы мәктәп, 1 номерлы сәнгать мәктәбе, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Полба М” җәмгыяте, пенсия фонды идарәсе, “Водоканал”, район мәгариф идарәсе коллективларына тапшырылды. Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре (ТОС) территорияләрен бизәү буенча “Кленовый”, “Студентлар”, “Мелиоратор”, “Завод”, “Космос” һәм “Питомник” иң яхшылары, дип табылды.