“Буа элеваторы” җәмгыяте районда һәръяклап үрнәк алырлык предприятие. Биредәге аерата чисталык, тәртип, оешканлык эш күрсәткечләрендә дә ачык чагыла. Алар югары.
Финанс-икътисад бүлеге начальнигы Таһир Таҗи-ев сүзләренә караганда, узган елны 8 процент рентабльлелек белән тәмамлаганнар. Саннарга төгәлрәк тукталсак, зачет авырлыкта 45600 тонна бөртек әзерләнгән, 12700 тонна орлык реализацияләнгән. Реализацияләүдән барлыгы 462 миллион сум акча төшеме, 32 миллион сум табыш алынган. Бюджет инвестицияләре 9 миллион сумнан күбрәк тәшкил иткән, шул исәптән берәр “КамАЗ” автомобиле һәм төягеч алганнар, территориядә 3 мең квадрат метр мәйданны бетонлаганнар. Соңгысына килгәндә, аны предприятие хезмәткәрләре көннәр җылы чорда үз көчләре белән башкаралар. Төзекләндерү дәвам итәчәк. Бу максатта 200әр тонна ком, вак таш һәм чуерташ кайтартылган инде. Аларны саклау өчен койма белән әйләндереп алынган аерым мәйданчык булдырганнар.
Предприятиедә шундый төзекләндерүләр, элеваторны яңа уңышны кабул итәргә әзерләү һәм аеруча аны кабул итү вакытында эшнең тыгыз булганын беләбез. Ә игеннәрне урнаштыру белән биредә чын мәгънәсендә икенче урак өсте башлана. Элеваторга нигездә “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән агрофирмалардан, фермер хуҗалыкларыннан орлык өчен үстерелгән бөртек китерелә. Предприятие алдында аны язгы чәчүгә кадәр киптереп, чистартып саклауга кую, төрле анализлар үткәреп, агулап өлгертү бурычы тора. Игеннәрне тиешле дымлылыкка җиткерү өчен биредә җиде киптерү линиясе эшли, чистарту дүрт дәрәҗәдә башкарыла. Элеваторга урак вакытындагы кебек үк автомобильләр агымы өзелми.
– Бүген нигездә холдинг карамагындагы кошчылык фабрикаларына бишенче класслы игенне озатабыз, – ди генераль директорның җитештерү буенча урынбасары Айрат Аббазов. Бер ноктада “КамАЗ”га нәкъ шундый бөртекне төясәләр, икенчесендә автомобиль әрҗәсенә рапс агыла иде.
– Быелгы сезонда безгә шактый күләмдә горчица һәм рапс та китерделәр. Алар 4 мең тоннадан күбрәк тәшкил итте, – ди ул. Менә шундый эш процессларын күзәтә-күзәтә орлык заводына узабыз. Ул агрегатлар гөрелтесе белән каршы алды. Ә аларның ничек эшләвен, төгәлрәге заводтагы барлык процессны компьютердан күзен дә алмый оператор күзәтә. Без килгәндә пульт артында Айрат Хөсәенов иде.
– Заводта кыш көне дә 12шәр сәгатьлек ике сменада хезмәт куябыз, – ди технолог Марсель Гафуров. орлык җитештерү начальнигы Геннадий Фомин әйтүенчә, бүген биредә элиталы язгы бодай орлыгы әзерлиләр. Моңа кадәр рапс һәм горчица эшкәрткәннәр. Ул орлыклар әзер инде. Шулай ук язгы һәм көзге бодай, борчак орлыклары сортларына, репродукцияләренә карап, заводтагы 80шәр тонна сыйдырышлы 66 бункерга тупланачак, аннан капчыкларга тутырылачак.
Кулланучыга барып ирешкәнче чәчүлек материалның сыйфаты җентекләп тикшерелә. Башта биредә, аннан тагын “Россельхозүзәк” лабораториясендә. Заводныкында бөртекләрнең дымлылыгын, чисталыгын, җилемчәлелеген, тишелешен һәм башка күрсәткечләрне ачыклау максатында заманча җиһазлар урнаштырылган. Лаборант Рамилә Гыйбадуллина язгы бодайның 1000 бөртек авырлыгын үлчәде. Аларның сан исәбен исә махсус машина бик тиз санап бирде.
– Рапс белән горчицаны гына кул белән санадык, — ди ул.
Завод директоры Газинур Хәкимов әйтүенчә, элеваторда ел саен кул хезмәтен автоматлаштыру, хезмәткәрләргә уңайлыклар тудыру өлкәсендә күп эшләр башкарыла. Алга куелган максатларны уртак тырышлык белән һәрвакыт үтәп киләләр. Хезмәт хакы вакытында бирелә, салымнар, башка түләүләр буенча бурычлар юк.
– Җитештерү булгач, билгеле, проблемаларсыз да булмый. Аларны вакытында хәл итәргә тырышабыз. Монда безнең гозерләребезне тыңлаучы, ишетүче һәм ярдәм итүче “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Михайлович Егоровка, аның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Светлана Викторовна Сотовага газета аша чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә, – ди Газинур Хәбибуллович.