Алдагы елга планнар
ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән җыелышта 2013 елга торак, мәдәният йортлары, ФАПлар төзү буенча планнар билгеләнде, агымдагы елдагы төзелешкә анализ ясалды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә мәдәният учакларын авылның зурлыгына карап төзергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, кечкенә авылларга зур клубның хаҗәте юк. “Мәдәният учаклары өчен халык безгә рәхмәт әйтте. Әмма алар биктә тормасыннар, һәр көнне ачылсыннар”, - диде ул. Муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров явымсыз көннәрдә киләсе елда төзекләндерелергә тиешле көпкатлы йортларның түбәләрен хәзердән алыштыра башлау мәсьәләсен күтәрде. 2013 елда Кыят, Протопопово, Зур Боерган мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла.