Социаль челтәрләрдә ялган информация таралу сәбәпле, Россия Федераль салым хезмәте Бердәм салым түләвен кертү, салымнарны түләмәскә мөмкин булган «ирекле иганә» гә әверелүен аңлатмый, дип аңлата. Бу милек салымнарын һәм НДФЛны түләүнең ягъни конституциячел бурычны үтәүнең тагын бер уңайлы ысулы.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр кеше салымнар түләргә тиеш. Россиядә мөлкәт салымнарын, ягъни җир, транспорт һәм күчемсез милек өчен салымнарны хәбәрнамәләр буенча түлиләр. Салым органы сумманы исәпли, ә аннары түләү кәгазен почта аша яки электрон рәвештә җибәрә. Салымны дөрес исәпләүне Россия Федераль салым хезмәте сайтында онлайн да тикшерергә , ә салым хисапларында хата тапкан очкракта Шәхси кабинетта хат язарга була. 2019 елда мөлкәт салымнарын 2 декабрьгә кадәр түләргә кирк иде, салымнарны соңрак та түләп була, ләкин иде пениләр белән.
Бердәм салым түләве киләчәккә салымнар түләгәндә штрафлардан һәм пенялардан котылырга мөмкинлек бирә. Ягъни соңгы көнне бөтен сумманы түләмәскә, ә БСТ ( бердәм салым түләве) сыйфатында акчаны алдан, әйтик, премия алган яки буш акча барлыкка килгән вакытта кертергә кирәк. Түләү көнендә салым органы кирәкле сумманы автомат рәвештә язып куя: бурыч үтәлгән, штрафлар юк, тыныч йоклыйсың, чөнки салымнарыңны сизми дә түлисең.
Мондый принцип буенча кәрәзле операторлар, коммуналь хезмәтләр һәм хезмәт күрсәтүче башка күп кенә компанияләр эшли. Түләү факты буенча түләргә була, ә берничә ай эчендә бер тапкыр күпмедер күләмдә акча кертергә һәм бу эшне мәҗбүри исемлектән сызырга була.
Шулай итеп, элек дача, фатир һәм машина өчен аерым квитанцияләр буенча түләсәләр, хәзер моны берничә мизгелдә эшләргә була. Вакыт җиткәч, сумма автомат рәвештә кирәкле счетларга бүленәчәк. Кемгә искечә түләү уңайлырак, алар мондый мөмкинлекне дәюгалтмаганнар.
Салымнарны аванс белән үзең өчен генә түгел, ә ата-аналар, балалар яки иң яхшы дус өчен дә түләргә мөмкин. Дөрес, акча түләгән кеше кирәк булганда, чит электрон салым кесәсенә салган акчаны кире кайтара алмый. Кире кайтаруны салымны кем өчен түләгәннәр, шул зат кына рәсмиләштерергә һәм алырга мөмкин.
«Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты», «Физик затлар өчен салым, иминият взнослары түләү», «Өченче затлар өчен салым түләү», «Түләү йөкләмәсен тутыру» электрон сервислары ярдәмендә Бердәм салым түләүләрен кертү җиңелрәк. Онлайн картасы белән, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки квитанция буенча түләргә мөмкин - ул автомат рәвештә формалаша.
Бердәм салым түләве түләү документларын рәсмиләштерүгә вакытны кыскартырга, ачыкланмаган керемнәр өлешен киметергә мөмкинлек бирә, шулай ук милек салымнары буенча салым йөкләмәләрен вакытында үтәргә ярдәм итә. 2020 елның 1 гыйнварыннан БСТ мөмкинлекләре киңәйтеләчәк: шулай ук физик затлар кеременә салымны да аванс белән түләргә мөмкин булачак.