1. Кәрәзле телефон буенча сөйләшү 2 минуттан артык дәвам итәргә тиеш түгел, ә шалтыратулар арасында минималь пауза 15 минуттан да ким булмаска тиеш. Хәбәрләр язу трубканы колак янында тотудан күпкә зыянсызырак
2. Кәрәзле телефон трубкасын колактын ераграк һәм вертикал тотарга кирәк Радиодулкыннарның сууы узган араның квадратына пропорциональ рәвештә бара, шуңа күрә трубканы колактан нибары сантиметрга аерып, баш миенә кадәр араны ике тапкыр арттыра, егәрлекне, баш миенә йогынты нурланышын дүрт тапкыр киметергә мөмкин.
3. Трубканы җавап биргәннән соң колакка илтү яхшырак. Чакыру вакытында кәрәзле телефон әлеге урында элемтә шартларына карамастан, үз куәтенең максимумында эшли. Шул ук вакытта чакыру башланганнан соң 10-20 секундтан соң, нурланыш егәрлеге минималь рөхсәт ителгән дәрәҗәгә кадәр кими. Тиз генә телефонны колакка кую мәгънәсез, чөнки беренче озын чакыру шунда ук пәйда булмый.
4. Күп кенә балалар еш кына SMS-хәбәрләр җибәрә яки артык уеннар белән мавыга. Даими һәм озак уйнаулар үсеп килүче бармак буыннарына зыян китерә. Моннан тыш, уйнаганда, бала вак сурәтне карарга мәҗбүр, озак вакытлар яктыртылган экранга карый. Бу күзләргә бик җитди авырлык сала ала һәм бик тискәре йогынты ясый, күрү сәләтен киметергә мөмкин.
5. Металл оправалы күзлекләрне кәрәзле телефоннан сөйләшкәдә төшерергә киңәш итәләр, чөнки металл оправалар электромагнит кырының интенсивлыгын арттыруга китерергә мөмкин.
6. Йоклаганда мобиль телефонны үзең янына куймаска киңәш бирәләр.
7. Мобиль телефонны чалбар кесәсендә йөртү дә зыян китерергә мөмкин.
8. Кирәк булмаган очракларда, кәрәзле телефон куллануны чикләргә кирәк.
9. Мобиль телефонны сумкада йөртергә кирәк, озак вакыт күкрәк, бил янындагы кесәдә тоту зыянлы.